«Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектлар хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру буенча эш дәвам иттерелде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.
Чара барышында эшкуарлар һәм кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, конкрет мисалларда ситуацияләрне карадылар. Шулай ук сатып алучы арасында киеренке хәл килеп чыккан очракта, шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.
Кулланучылар һәм кибет хезмәткәрләре игътибарына өстәмә рәвештә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында искәртелде.