Алкогольле продукция белән законсыз сәүдә итүгә чик куелды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегеннән, авыл торак пунктлары буенча автолавка өчен җиһазландырылган «Газель» автомобилендә төрле исемдәге алкогольле продукция, аерым алганда, аракы һәм сыра ташу һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәргә карата кузгатылган материал алынды.

Ваемсыз эшмәкәргә карата махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка, физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату факты буенча, шулай ук Россия Федерациясе законнарында каралган маркировкасыз алкогольле продукция әйләнеше факты буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International