Бу көннәрдә Россиядә төрле чаралар уза, аларның максаты – гражданнарның тотрыклы үсеше һәм лаеклы тормышын тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуын ассызыклау. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында, халык һәм сәүдә вәкилләре өчен төрле чаралар үткәрүне дәвам итә.
Аксубай районы белгече Лилия Гәрәева Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Гүзәл Исмәгыйлева белән берлектә халык өчен дә, хуҗалык итүче субъектлар өчен дә «Консультация пунктлары» оештырдылар.
Әйтик, белгечләр «Мәскәү ярминкәсе» кибетендә булдылар, анда сәнәгать товарларының киң ассортименты сатыла, шуңа бәйле рәвештә сатучыларның да, сатып алучыларның да сораулары күп. Барлык катнашучыларга да «Аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау һәм идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешенә мониторингның дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре турында» 05.07.2009 ел, №860 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, аяк киеме продукциясен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре расланды, дип искәртеләр. 2020 елның 1 июленнән маркировкаланмаган аяк киеме товарлары әйләнешен тыю башлана. Шул рәвешле, һәр пар аяк киемендә маркировка булырга тиеш. Кодсыз товарларны сатарга, сакларга һәм ташырга ярамый. Маркировкаланмаган аяк киеме әйләнеше яки аны маркировкалау кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе территориясендә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Дәүләт органнары хезмәткәрләре кулланучылар базары өлкәсендә бу һәм башка күп нәрсәләр турында да сөйләде.