Кукмара районының Песәк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Песәк авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинар үткәрелде.
Чаралар барышында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ.б. нигезләмәләре аңлатылды.