Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре, Беляев пр., 20 йорт адресы буенча урнашкан «Полина» сәүдә объектында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында, сыра һәм сыра продукциясен Россия Федерациясе законын бозып сату фактын ачыклады: продукция җитештерү һәм аның әйләнештә булуын раслаучы документлардан башка, БДАМСта теркәмичә сатылган, сатуда куллану вакыты чыккан продукция булган. 37,25 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.45 ст., 14.19 ст., 14.33 ст.2 ө. буенча административ эш кузгатылды.