Барлыгы 39,85 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗасыннан алынды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында Казан шәһәренең Сыртланова урамы буенча урнашкан сәүдә объектында хокук бозу очраклары ачыкланды.

Якын чит ил гражданины алкогольле продукциягә «сусауны» басарга уйлаган һәм, гамәлдәге барлык закон нормаларын читләп үтеп, үзенә бар оештырган.

Тикшерү барышында ук «эшмәкәр»нең эшчәнлеге легаль булмаганлыгы ачыкланган – шәхси эшмәкәр буларак теркәлү таныклыгы юк. Алкогольле продукцияне ваклап сатуга махсус рөхсәте (лицензия) юк. Димәк, сатыла торган продукциянең сыйфатын һәм легальлеген раслаучы документлар да була алмый.

Алкогольле продукциянең бер өлеше эксперт тикшерүенә җибәреләчәк, чөнки «суррогат»ның барлык билгеләре бар, алкоголь продукциясенең икенче өлеше якындагы кибетләрнең берсендә сатып алынган һәм ваклап сатылган.

Барлыгы 39,85 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗасыннан алынды.

Хәзерге вакытта хокук бозучы гражданга карата административ эш кузгатылды, административ тикшерү алып барыла.

«Талантлы» һәм «инициативалы»  гражданга, әлеге эшчәнлекне оештырган өчен, хәзер гамәлдәге законнарның бөтен катгыйлыгы буенча җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International