Күчмә кабул итүләр: куллану ягыннан халыкның аң-белемнәрен арттыру

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
2013 елның мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында, куллану ягыннан халыкның аң-белемнәрен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм аңлаешлы системасын булдыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы, начальник урынбасары, шулай ук вәкаләтле белгечләр тарафыннан:
Казан шәһәренең үзәктән ерак районнарында – 1 мартта Вознесение бистәсендә, 5 мартта Константиновка бистәсендә, 11 мартта Салмачы бистәсендә;
республиканың авыл торак пунктларында: 4 мартта Балык Бистәсе районының Анатыш авыл җирлегендә, Лаеш районының Атабай авыл җирлегендә гражданнарны күчми кабул итүләр үткәрелде.
Гражданнарны күчмә кабул итүләр турында белдерүләр аша хәбәр ителде. Чараларда кулланучы-гражданнар, шулай ук хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре катнашты. Күчмә кабул итүләр барышында кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча барлыгы 30 кеше мөрәҗәгать итте.
Асылда сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында; товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның нинди хокукларга ия булуларына; ремонтлау чорында шундый ук куллану үзенчәлекләренә ия булган озак файдаланудагы товар биреп тору; хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә, шул исәптән транспорт, почта элемтәсе һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә; товарның яраклылык шартларын һәм срокларын үтәү, сатыла торган товарлар бәяләре турында дөрес мәгълүмат алу ягыннан азык-төлек товарларын сатуда үзләренең хокукларын яклауга кагылышлы сораулар бирелде. Сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләрен Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге, Алкогольле һәм спиртлы продукция, шулай ук сыра сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында мәсьәләләр кызыксындырды.
Гражданнарга һәр конкрет очрак буенча Россия Федерациясе законнары, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һ.б нигезендә, үзләренең хокуклары аңлатылды. Хокукларны судка кадәр һәм судта яклау тәртибе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе  компетенциясе аңлатылды. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә мәгълүмати материал (кулланучыга белешмәлекләр) тапшырылды.
Гражданнар үзләренең хокуклары турында мәгълүматларны зур кызыксыну белән кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ ясаудан күренгәнчә, аларның кулланучы буларак проблемалары асылда үз хокукларын белмәүләренә, үзәктән ерак яшәүләренә бәйле.
Гражданнарны күчмә кабул итүләр даими үткәрелә.
Товарлар, хезмәтләр күрсәтүне кулланучыга әйләнгәнсез һәм алардагы җитешсезлекләрне ачыклау очрагында нәрсәгә барып бәрелергә кирәген белмисез икән, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International