22,2 литр куәтле алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды

2020 елның 20 ноябре, җомга

2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Киров районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрү барышында бер сәүдә объектында тиешле булмаган вакытта алкогольле продукция сату фактын ачыкланды.

Әлеге сәүдә объектын карап тикшерү барышында, сәүдә объектының лицензиясе булмау һәм сатылган продукциягә бернинди дә документлар булмавы ачыкланган, ул БДАМСта исәпкә алынмаган. «Әлеге алкогольле продукция кайдан килеп чыкты һәм нинди нигездә сатыла?» дигән урынлы сорауга эшмәкәр ачыктан-ачык җавап бирде: «Алкоголь продукциясе якындагы кибетләрнең берсендә сатып алынган».

Шулай итеп, 22,2 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Ә күп санлы хокук бозуларга юл куйган шәхси эшмәкәр үзе административ тикшерү тәмамланганнан соң Административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International