Барлыгы 460 литр күләмендә продукция законсыз әйләнештән алынды

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 26 ноябрендә Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге вәкилләре белән берлектә, Ноксинский спуск урамында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукциянең, аерым алганда җитештерү һәм аның әйләнеше легальлеген раслаучы документларсыз гына сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда фактын ачыклады.

Барлыгы 460 литр күләмендә продукция законсыз әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң Административ хокук бозу турындагы эш материаллары судка җибәреләчәк, ул шәхси эшмәкәр өчен «җәза чарасын», шулай ук алкогольле продукциянең «язмышын» сайлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International