“ВАМИН”ның яңа сөт коктейлен дегустацияләү

2013 елның 18 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” кысаларында “ВАМИН Татарстан” ААҖнең сөт ризыкларын дегустацияләүне оештырды һәм әлеге чарада катнашты.
“ВАМИН Татарстан” ААҖ – Татарстанда вертикаль-интеграцияле иң зур авыл хуҗалыгы берләшмәләреннән берсе. Ул сөт ризыкларын җитештерү һәм сату, ашлык һәм ашлык продуктларын әзерләү, саклау, эшкәртү буенча Татарстан базарында зур роль уйный.
Аның продукциясе ассортиментына сырлар (шул исәптән эретелгән), атланмай, әчемәгән сөт ризыклары, чистартылган сөт,  каймагы алынмаган коры сөт, каймагы алынган сөт һәм соя сөте, шоколадлы эремчек кәнфитләре, туңдырма, майонез, җимеш эчемлекләре, соклар, эчәр су һәм минераль су, техник казеин, коры эремчек суы, икмәк-күмәч әйберләре, токмач, колбаса, каймагы алынмаган сөтне алыштыра торган ризык, катнаш азыклар керә.
6–19 мартта Чаллы шәһәренең азык-төлек кибетләрендә “ВАМИН Татарстан” ААҖнең “Чаллы сөт комбинаты” филиалында җитештерелә торган сөт ризыкларына дегустация уздырыла. Дегустацияләрдә яңа ризык – хуш исле шоколад, җир җиләге һәм “Latte Macchiato” дигән кофе тәме килеп торган сөт коктейльләре тәкъдим ителә.
Халык арасында сорашып белешү нәтиҗәләренә караганда,  ВАМИН Татарстан” ААҖнең “Чаллы сөт комбинаты” филиалы сөт ризыклары буенча иң киң танылган сәүдә маркасы булып тора (кулланучыларның 55 проценты әлеге марканы белүләрен таныды). Танылу ягыннан икенче урында – “Алабуга сөте” ААҖ җитештерә торган “Вкусняево” маркасы (халыкның 25 проценты). Өченче урында – “Юнимилк” ААҖнең “Простоквашино” маркасы (халыкның 5 проценты белә). Дегустация нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкка бигрәк тә җир җиләге тәме сеңдерелгән сөт коктейле ошый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International