Чистай территориаль органында хезмәт әзерлеге буенча йомгаклау дәресе узды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Территориаль органның төп бурычы - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән үзара хезмәттәшлек итү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрү.

Шуңа бәйле рәвештә 2020 елга хезмәт әзерлеге буенча дәресләрнең тематик планын эшләгәндә территориаль органның эш юнәлешләре исәпкә алынды, төп бурычлар билгеләнде. 2020 елның февраль-октябрь айларында үткәрелгән дәресләрдә хезмәткәрләр хезмәт эшчәнлегенең алымнарын һәм чараларын камилләштерү, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләрен карадылар, башка ведомстволар белән тәҗрибә уртаклаштылар.

«Түгәрәк өстәл» формасында узган хезмәт әзерлеге буенча йомгаклау дәресе «Тематик дәресләр барышында алган белемнәрне исәпкә алып, территориаль орган эшчәнлеген камилләштерү юлларын сайлау» темасы буенча үткәрелде.

Йомгаклау дәресендә киләсе елда хезмәт әзерлеген дәвам итү турында карар кабул ителде, чөнки тематик дәресләр территориаль орган хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алуына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International