Контроль чаралар барышында яраклылык срогы чыккан сыра сатудан алынды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәре кибетләренә барып кайттылар.

Контроль чаралар барышында сыра сатуда закон бозу очраклары табылды. Шәхси эшмәкәрнең «Орбита» кибетендә яраклылык вакыты чыккан 5 төр сыра барлыгы ачыкланды.

Гамәлдәге законнар нигезендә 8 литрга якын алкогольле продукция хуҗасыннан алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International