Лениногорскида балигъ булмаган затларга алкогольле продукция сату фактлары ачыкланды

2020 елның 4 декабре, җомга

Һәр кибеттә "Алкоголь 18 яшькә җиткән затларга гына җибәрелә", - дип язылган игълан бар. Бу кагыйдә турында беренче чиратта сатучылар-кассирлар истә тотарга тиеш. Тик нишләптер еш кына сатучылар кагыйдәләрне үтәми һәм яшь кешеләрдән паспорт сорамый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең өч сәүдә объектында үткәрелгән рейд барышында балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату очракларын ачыклады.

Алкогольле продукцияне ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләрнең һәм оешмаларның игътибарын 2.1 өлеше санкциясенә юнәлтәсе килә. РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясы нигезендә шәхси эшмәкәрләргә - 100 000 сумнан 200 000 сумга кадәр, юридик затларга - 300 000 сумнан 500 000 сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Хокук бозуны кабат кылган өчен лицензияне гамәлдән чыгару каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International