2020 елда Казан территориаль органы тарафыннан кулланучыларны анкеталау нәтиҗәләре турында

2020 елның 4 декабре, җомга

Анкеталаштыру ярдәмендә тикшеренүләр тормышыбызның күп кенә өлкәләре өчен актуаль. Бу алым социологик тикшеренүләрдә, тулаем алганда, җәмгыятьнең картинасын яки кайбер социаль төркемнәрне билгеләгәндә, безнең очракта – кулланучыларның товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле фикерләрен сораштыруда, аларның барлык күренешләрендә кулланыла.

Анкеталау күп кенә маркетинг мәсьәләләрен хәл итә ала: продуктка ихтыяҗны өйрәнергә, максатчан аудиториянең портретын билгеләргә, продуктның атамасы, үзенчәлекләре яки төрелеше, хезмәт күрсәтү сыйфаты, шулай ук продуктның «нечкә» урыннары, теге яки бу мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелек фикерен үзгәртү динамикасын белергә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге өчен, анкета үткәрү товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулланучы белән «җанлы» аралашу инструментларының берсе булып тора. Шулай итеп, агымдагы проблемалар, бәхәсле хәлләр оператив рәвештә ачыклана, шулай ук килеп туган мәсьәләләрне хәл итүнең тиз ысуллары тәкъдим ителә.

Үткәрелгән анкета нәтиҗәләре кулланучылар хокукларын яклау турында законны хокук куллану һәм өлкә белән бәйле иң кискен мәсьәләләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.

2020 ел дәвамында Казан территориаль органы, шулай ук муниципаль районнар тарафыннан 50дән артык җәмәгатьчелек фикерен сораштыру үткәрелгән, аларда 1900гә якын кулланучы катнашкан.

Үткәрелгән анкетаның һәр темасы актуаль булып тора. Мисал итеп: «Ноутбук сатып алу» - цифрлаштыру һәм мәгълүматлаштыру гасыры үзе турында белергә мөмкинлек бирә, һәм безнең һәркайсыбыз көн саен оргтехника белән файдалана. Кулланучылар арасында «Такси хезмәтләре»н сайлау тематикасына багышланган сораштыру (100дән артык кулланучы катнашты) башка мисал булып тора.

Анкеталаштыру һәм социологик сораштырулар үткәрү иҗтимагый фикернең торышы турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә һәм яңа елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International