Әлмәт шәһәрендә күчмә киңәшмә

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко 2013 елның 20 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Әлмәт шәһәрендә булды. Күчмә чара барышында Игорь Марченко Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов белән эшлекле очрашу уздырды.
Шуннан соң ул Россиядә оек-оекбаш җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсендә – “Алсу” Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы” ААҖ дә булды.
 И.Марченко Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән фабрика эшчәнлеге белән танышты. Фабрика җитәкчелеге һәм аның белгечләре производствода кулланыла торган ысуллар һәм технологияләр турында сөйләде. Игорь Марченко бәйләү, тегү, отделка-җитештереп чыгару цехларында булды.
“Биредә күргәннәремә шаккаттым. Уңышлы эшләве өчен предприятиенең кирәкле заманча җиһазлары, үсеш перспективалары, квалификацияле персоналы, кыскасы, барысы да бар. Фабрика җитәкчелеге сыйфатлы товар җитештерүгә омтылып эшли, һәм бу, әлбәттә, сөендерә торган хәл. Кире кайтарылган продукция күләме җитештерелә торган продукция күләменең йөздән ничәнчедер өлешен генә тәшкил итә, монысы да әйбәт күрсәткеч”, – диде Игорь Марченко. Шуннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе башкарма комитетта Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районының кулланучылар базары торышы һәм аның үсеш проблемалары буенча киңәшмә уздырды.
Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары А.М.Каюмов, Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Р.Р.Газизов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) вазыйфаларын башкаручы полиция подполковнигы М.М.Миңнеәхмәтов, “Роспотребнадзор”ның Әлмәт районы буенча җитәкчесе Р.Р.Сәхәбетдинов, Россия МЧСның ТР буенча УНД ГУ Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге   бүлеге начальнигы Н.И.Әхмәтгәрәев, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Р.Х.Низамов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №16 районара инспекциясе начальнигы урынбасары В.А.Каштанов, Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Р.А.Латыйпов, эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды җитәкчесе А.М.Глазков, “Татарстан Республикасы кулланучылар хокукларын яклау үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, “Алкоторг” ҖЧҖнең ТРда сатулар буенча директоры С.А.Ашуралиев, “Булгар пиво” ААҖ вәкиле А.Н.Калугин, 36 авыл җирлеге башлыгы, районның 200дән артыграк хуҗалык итүче субъектлары җитештерүчеләре катнашты. Игорь Марченко үзенең чыгышында районның кулланучылар базарындагы хәлләрне яктыртты, җитештерүчеләр белән сәүдә арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә, районның сәүдә предприятиеләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары ассортиментын саклау, проблемаларны хәл итүнең бердәм чишелешләрен уйлап табу зарурилыгына тукталып үтте.
Алкогольле продукцияне сату мәсьәләсе фикер алышуның төп темаларыннан берсенә әйләнде. Статистикадан күренгәнчә, алкогольне төнлә сату (22.00дән 10.00гә кадәр) дәвам итә. Балигъ булмаганнарга хәмер сату мәсьәләсе дә кискен тора. Рейдлар, тикшерүләр үткәрелгәндә әнә шундый бозулар ачыклана. Законны бозучыларга административ беркетмәләр тутырыла. Әмма эшмәкәрләр балигъ булмаганнарга алкоголь саткан өчен фәкать үзләренең генә җаваплылыкка тартылулары белән килешми. “Ата-аналар нәрсә карый? Балага алкогольнең зыянын аңлатырга, аның белән бу хакта иркенләп сөйләшергә кирәк. Социаль проблема бу, һәм аны хәл итәргә кирәк”, – ди алар. Марат Гыйрфанов сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре белән эш балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе аша алып барыла. Әлеге эш алга таба да дәвам иттереләчәк. “Бу мәсьәлә – аерым игътибар үзәгендә. Проблеманы уртага салып, бергәләп хәл итәргә кирәк”, – диде ул.
Игорь Марченко, үз чиратында, киңәшмәгә җыелган халыкка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренең аеруча әһәмиятле булуын җиткерде. Шулай ук Татарстан Республикасында беренче тапкыр буларак “2013-2015 елларга кулланучылар хокукларын яклау системасын комплекслы үстерү” озак сроклы максатчан программасы кабул ителүен һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әлеге программа координаторы булып торуын хәбәр итте.
Киңәшмәне үткәрү максаты – хуҗалык итүче субъектларга товарлар, хезмәтләр күрсәтүләр сыйфатын яхшыртуга этәргеч бирү.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М. Гыйрфанов кулланучылар базарын тәртипкә салуда, шул исәптән тулаем алганда, халыкның, аерым алганда, эшмәкәрләрнең хокукый аң-белемнәрен күтәрү мәсьәләләрендә мондый чаралар үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш М.Гыйрфанов мондый очрашуларның хуҗалык итүче субъектларга башкарыла торган эшләре һәм күрсәтелә торган хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга этәргеч бирүгә ярдәм итүен дә билгеләп үтте.
Киңәшмәдән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе икътисад, идарә һәм хокук институты; Әлмәт муниципаль институты; ТИСБИ идарә университеты; Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары белән очрашты.
Студентлар көн кадагына суга торган темаларга: кулланучылар хокукларын яклау ысулы буларак, мораль зыянны компенсацияләү, куллану әйберләренең сыйфаты, кредитлауда кулланучылар хокукларын тормышка ашыру проблемалары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фәнне уку программасына кертү зарурилыгы темаларына язылган рефератлары буенча чыгышлар ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә гражданнарны күчмә кабул итүләрне оештыру күптән гадәткә керде инде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әлмәт шәһәрендә шундый кабул итүләрнең чираттагысын үткәрде. Чара барышында районда яшәүче 12 гражданин үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы, төпле җаваплар ишетте.
Игорь Марченко эшлекле визиты барышында “Алкоторг” ҖЧҖнең №20 складында булды. Биредә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесен алкогольле продукция ассортименты, аңа ихтыяҗның нинди булуы һәм аны ни дәрәҗәдә фаразлап булу мәсьәләсе, клиентлар саны, склад эшенең режимы һәм аның ни дәрәҗәдә киеренке булуы кызыксындырды.
Күздә тотылган барлык чаралар төгәлләнгәннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе җирле телекомпанияләр һәм басма матбугат журналистлары белән аралашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең фикерләре:
Р.Хәмидуллина, Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат секретаре:
– минемчә, мондый чаралар кулланучылар базарындагы вәзгыяткә бәйле сорауларга җавап табу белән беррәттән, газеталарда эшләүчеләр өчен эш юнәлешләрен билгеләргә дә ярдәм итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үткәргән чара, һәрвакыттагыча, ошады: журналистлар тартынмыйча, кемгәдер ярарга тырышмыйча туры һәм кискен сораулар бирде,  компетентлы җаваплар ишетте.
Е.Федорова, “Знамя труда” газетасы:
– Әнә шундый аралашу мөмкинлеге тудырганы өчен Игорь Александровичка бик рәхмәтлемен. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең эшлекле сәфәре мине шактый ук дәрәҗәдә дулкынландырды, чөнки мондый киң колачлы һәм әһәмиятле вакыйгалар еш булып тормый. Безнең газета республикабызга кагылышлы глобаль мәсьәләләр турында һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Әлмәт районында үткәргән барлык чаралары турында язмаларны, һичшиксез, бастырып чыгарачак.
Журналистларның гомуми фикере:
– ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үткәргән чараларның барчасы турында да укучыларыбызга җиткерәчәкбез, Игорь Александровичка безгә килүе өчен зур рәхмәт. Безнең өчен шатлыклы вакыйга: балаларыбыз – Әлмәт районы студентлары белән аралашуны билгеләп үтми калып булмый. Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең бик актуаль юнәлештә – Татарстан Республикасы предприятиеләре, аерым алганда, “Алсу” Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы” продукциясен таныту һәм аны сату эшен көчәйтү юнәлешендә актив эшләвен күрми кала алмыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International