2020 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авыл җирлегенең Сәрдә авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итү авыл җирлеге башлыгы катнашында үткәрелде.
Очрашуда гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды, товарлар сатканда гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде. Шулай ук авыл территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектлары вәкилләреннән алкогольле продукция сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады.
Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен барлык катнашучыларга да «Кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.