Татарстанда легаль булмаган пыяла юдырткыч сыеклыгы җитештерү цехы тар-мар ителде.
Цехта сыеклык ясау җиһазлары, танылган бренд этикеткасы һәм 18 тоннадан артык спирт табыла.
Кичә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре шәһәр кибетләренең берсендә ялган пыяла юдырткыч сатылуы турында мәгълүмат алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә тәртип сакчылары тикшерү вакытында 2 мең литрдан артык туңмый торган сыеклык барлыгын ачыклыйлар.
Сыеклык үрнәкләрен экспертизага җибәргәннәр, анда сыеклык составында тиешле этил һәм метил спиртлары зур пропорциядә булуын ачыклаганнар.
Алга таба полицейскийлар М7 трассасы участогында элеккеге заправка территориясендә урнашкан ялган пыяла юдырткыч сыеклык ясау цехын ачыклаган. Бинада сыеклык ясау җиһазлары, танылган бренд этикеткасы һәм 18 тоннадан артык спирт табылган.
Моннан тыш, тәртип сакчылары шикләнелүчеләрнең бернинди документлары һәм тиешле сертификатлары булмавын, шулай ук пыяла юдырткычны сатуга лицензиясе булмавын ачыклаган.
Сыеклыкларның барлык үрнәкләре дә тикшерүгә җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча «спиртлы продукцияне законсыз җитештерү», «агулы матдәләрнең законсыз әйләнеше» һәм «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар җитештерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк.