Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау барышында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә төрле хокук бозуларны ачыклады.
Буа районы территориясендә эшчәнлек алып баручы ике эшмәкәрнең яраклылык вакыты чыккан хәмер продукциясе сатуы билгеле булды. Ә Чүпрәле районындагы эшмәкәр документларсыз гына сыра саткан.
«Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында» 02.01.2000 ел, №29-ФЗ Федераль законның 3 статьясындагы 2 пункты нигезендә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек продуктлары әйләнештә була алмый. Мондый продукция сыйфатсыз һәм куркыныч дип таныла һәм сатылырга тиеш түгел, ул утильләштерелә яки юк ителә.
«Этил спиртын һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы нигезендә, озату документларыннан башка гына алкогольле продукцияне сату рөхсәт ителми.
12 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗаларыннан тартып алынды. Хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә килү турында хәбәр ителде.
Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклауда ярдәм иткән гражданнарга акчалата бүләк биреләчәк.