Барлыгы 38,15 литр күләмендә сыра эчемлеге легаль булмаган әйләнештән алынды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 44 комплексында урнашкан сәүдә объектында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында, алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра эчемлекләрен товар-озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәмичә генә ваклап сатуда булу фактын билгеләде. Легаль булмаган әйләнештән 38,15 литр сыра эчемлеге тартып алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.45 ст. буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International