Яңа елга мандариннарны ничек дөрес сайларга?

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Мандаринсыз нинди Яңа ел булсын! Аларны, үзләренең матурлыклары һәм сусыллыгы белән кар пейзажлары фонында аерылып торсыннар һәм бәйрәм кәефе тудырсыннар өчен махсус уйлап тапканнар кебек. Без бу кояшлы җимешне һәрвакыт яңа ел символы дип санарга күнеккәнбез. Бу кызгылт-җимешләрне бүләкләргә салалар, алар яңа ел интерьерларын, йорт һәм офисларны бизи. Исе генә дә бездә яңа ел могҗизаларын көтәргә этәрә.

Күпләр бу җиләк-җимешне алдан ук сатып алырга тырыша, Яңа ел өстәлендә дә, бүләкләрдә дә иң тәмлесе булсын. Әгәр дә алар әче булып чыксалар, үкенечле булачак. Татлы һәм төшсез мандариннарны ничек дөрес сайларга, ничек аларның сыйфатлы икәнен белеп була?

Мандарин сайлаганда, беренче чиратта, аның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Мандариннар тымызга сыгылырга тиеш, артык өлгергән булырга тиеш түгел. Корыган яки йомшак җиләк-җимешне черек эзләре белән бергә читкә алып куярга кирәк. Әгәр ул йомшак, дымлы һәм янчелгән булса, димәк, җимеш туңган.

Ак һәм ялтыравыклы тышы бу җмешнең саклау вакытын озайту өчен  фунгицидлар белән эшкәртелгәнлеге турында сөйли. Әгәр дә җиләк-җимеш ябышып торса, ак нокталы таплар яки антоциан таплары белән булса, мөгаен, җиләк-җимеш щитовка белән зарарланган. Кара таплар, күгәрек һәм черү эзләре булган кабыгы урта диңгез чебене тарафыннан зарарланган дигән сүз. Сатып алган вакытта мандариннарның чиста, тигез, матурларын гына сайларга кирәк. Өлгергән җимештән цитрус исе килеп торырга тиеш. Мандарин ачыграк төстә булса, алар әче була дигән сүз. Иң татлы җимешләрнең кабыгы кызгылт төстә була.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мандарин витаминнар һәм микроэлементларга бай. Мандаринны даими рәвештә кулланырга киңәш ителә, әмма зур булмаган күләмдә, чөнки ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International