Финанс пирамидалары: алар турында нәрсәләрне белергә кирәк?

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Барлык гражданнар да пассив керем алу мөмкинлеге белән кызыксыналар. Әмма еш кына «күп миллионлы табыш» һәм «фантастик табыш» вәгъдә итүче компанияләр мошенник схемалар белән эш итә. Үз-үзеңне моннан ничек сакларга һәм мошенникларның корбаны булмаудан ничек сакланырга?

Соңгы вакытта гражданнарның акчаларын җәлеп итү белән бәйле керем схемалары актив үсә. Пирамиданың «йөзе» җентекләп качырылырга мөмкин, әмма асылы үзгәрешсез кала – бер вкладчыларның акчасы икенче вкладчыларның кесәсен калынайта - әлеге схемада катнашучыларның кертемнәре буенча гамәлдәге дивидендларны каплау өчен акча җитмәгән мизгелгә кадәр туплана. Шул ук вакытта югарыда торучылар, чыннан да, акча эшли ала. Ә пирамида астындагылар берни дә алмый – алар үз акчаларын пирамидада югарырак баскычка күтәрелгән кешеләргә биреп бара.

Әгәр сез, партнер булып баерга өметләнеп, үз акчаларыгызны финанс пирамидасына кертергә уйлыйсыз икән, сез берни дә алмаячаксыз. Оештыручыларга үз акчаларыгызны бирәсез, бары шул гына. Заманча пирамидалар – мошенниклыкның бер төре. Оештыручылар алданган вкладчыларның акчалары белән кача һәм яңа урында башка инвестицион проект ача.

Финанс пирамидаларының берничә төре бар:

1. Финанс пирамидасы.

Кайчагында пирамиданы оештыручылар аның асылын яшерми. Алар гамәлдә булу механизмын бик ышанычлы аңлаталар һәм логик исәп-хисапларны күрсәтәләр. Бүгенге көндә, виртуаль киңлекләрдә бу бизнес тагын да уңышлырак чәчәк ата.

2. Инвестиция компаниясе буларак пирамида.

Барлык мошенниклар да үз эшчәнлеген «финанс пирамидасы» дип атамый. Еш кына алар үзләрен инвестицион предприятие буларак таныталар. ІТ-компания, интернет-компания, венчур фонды, инновацион проект - яңгыравыклы һәм кызыклы исемнәр уйлап табалар. Акция һәм облигацияләр сатып алырга тәкъдим итәләр, югары табышлы төзелешкә, алтын табышка яки югары нәтиҗәле җитештерүгә акча салырга вәгъдә итәләр. Үз эшчәнлеген рекламалау өчен танылган затларны актив җәлеп итәләр

3. Кредит оешмасы буларак пирамида.

Финанс махинацияләренең тагын бер төре – банктан кредит ала алмаучыларны, яки кредитларын түли алмаучыларны ялган юл белән тарту.  Пирамида микрофинанс оешмасы яки хәтта банк итеп күрсәтә, мошенниклар үзләрен «кредит бюросы», «финанс хезмәтләре үзәге» дип атый һәм мондый хезмәтләр тәкъдим итә: яшерен финанс пирамидалары. Мошенникларның уйлап табу сәләте зур: идарәче компания, кулланучылар кооперативы, танылган компанияләр. Кайвакыт чын компанияне финанс пирамидасыннан аеру бик кыен. Уяу булыгыз. Түбәндәге кагыйдәләрне истә тотканда мошенникларны аерырга мөмкин.

Финанс пирамидасын ничек танып була?

Иң беренче Россия Банкы лицензиясе (я кыйммәтле кәгазьләр Базары буенча Федераль Комиссия, финанс базарлары буенча Федераль хезмәт) булмауга игътибар итәргә кирәк. Хәтта әгәр сезгә рәсми кәгазьне күрсәтсәләр дә, аны яңадан тикшерергә – аның турында мәгълүматны РФ Үзәк Банкының рәсми сайтында ачыкларга була.

Лицензиясез компаниягә акча салырга ярамый — сез аларны югалтачаксыз. Сезнең алда зур керемнәр тәкъдим иткән мошенникларны аеруның башка билгеләре дә бар:

1. Әгәр компания әле кичә генә, акча җыю алдыннан гына теркәлсә, аның минималь устав капиталы һәм бердәнбер гамәлгә куючысы бар. Аны Россия Федераль салым хезмәтенең юридик затларның бердәм дәүләт реестрында тикшерегез.

2. Оешма актив рәвештә рекламалана һәм гавами рәвештә, базар дәрәҗәсеннән  югары керем вәгъдә итә. Фонд базарында мондый гаризалар тыелган.

3. Сезгә куркынычлар юк дип белдерәләр. Чын инвестицион компанияләр вкладчыларны инвестицияләр куркынычы турында кисәтә.

4. Башлангыч взнослар - проектка керү өчен зур булмаган күләмдә акча кертергә кирәк. Бу  гадел булмаган уенның ачык билгесе.

5. Әгәр компания сезнең акчаларыгызны югары керемле предприятиеләргә инвестицияләвен белдерә икән, бу эшчәнлекне документаль яктан раслауны сорагыз.

6. Куелган шартлар үтәлмәгән очракта компания сезнең алда ниндидер җаваплылык тотуы турында килешүдә аңлашылмый. Яки килешүдән аңлашылганча, сезнең алда беркем дә җавап тотмый. Мондый оешмаларга үз акчагызны кертмәгез.

7. Сездән яңа клиентлар алып килүегезне сорыйлар - бу сезнең алда үтә күренмәле булмаган финанс схемасы, анда башкалар исәбенә баерга өметләнүчеләр.

Шул рәвешле, бу кагыйдәләрне истә тотып, сез үзегезнең финанс югалтуларыгызны булдырмый кала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International