Азык-төлек сатып алу кимемәгән, әмма кулланучылар кәрҗиненнән күпчелек товарны төшереп калдырганнар

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

«Дәүләт тарафынан Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген җайга салуы нигезләре турында» Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә рөхсәт ителгән ваклап сату бәяләрен һәм беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының рөхсәт ителгән иң чик күләмнәрен билгеләү Кагыйдәләрен һәм аларга карата ваклап сату бәяләре билгеләнергә мөмкин булган аерым төрләре исемлеген раслады (РФ Хөкүмәтенең 15.07.2010 ел, №530 карары). Товарлар исемлегенә 24 төрдәге азык-төлек керә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләренә, шул исәптән, республиканың эчке базарында халык куллану товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү дә керә. Азык-төлек товарларының кайбер категорияләренә бәяләр күтәрелү сәбәпле, Түбән Кама прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы һәм сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең сәүдә объектлары буенча рейдка чыктылар. Көнбагыш мае, шикәр һәм йомырка бәяләре нык арткан. Түбән Камада яшәүчеләрдән сораштыру күрсәткәнчә, бәяләр артуга карамастан, азык-төлекне алар азрак сатып алмаганнар, әмма кулланучылар кәрҗиненнән күпчелек товарларны төшереп калдырганнар. Рәсми булмаган аралашу дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре өчен дә мөһим: белгечләр сәүдә нокталарында булалар һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты, бәяләр дәрәҗәсе, ассортиментта кирәкле товарлар булу-булмауга игътибар итәләр.

Рейд турында сюжетны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://ntr-24.ru/index.php?newsid=74790

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International