Баулы муниципаль районында яшәүчеләрне видео-кабул итү

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары тарафыннан халыкны видео-кабул итүләр традициягә әйләнде инде. Гражданнарның проблемаларын вакытында күреп алу һәм аларны хәл итү юлларын тиз генә табарга тырышу максатыннан чыгып, 2013 елның 26 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов Баулы муниципаль районында яшәүчеләр өчен видео-кабул итү үткәрде. Кабул итү барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә законнар буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.
Гражданнарны күчмә кабул итү барышында түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Симонова Дарья Николаевна
Сорау: Мин–эшмәкәр. Сыраны ваклап сату белән шөгыльләнәм. Минем контроль-касса машинасыннан башка гына эшләргә хакым бармы?
Хамматов Ф.Г.: Сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, бал эчемлеген (медовуха) ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максатлар өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага алынган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса аппаратына ия булырга тиеш (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә).
Хосусый эшмәкәр алдан йөкләнгән керемгә (вмененный доход) бердәм салым түләүче (ЕНВД) булып торган очракта, ККМ куллану мәҗбүри түгел. Әмма шул ук вакытта ул, сатып алучы таләп итсә, аңардан акча алганлыгын раслаучы документ бирергә тиеш.
2. Сабирова Саҗидә Юнысовна
Сорау: Су исәпләгечне ничек дөрес итеп сайлап алырга икәнен аңлатып үтмәссезме? Аның ниндидер нормативлары, кагыйдәләре бармы?
Хамматов Ф.Г.:
1. Вакытыгызны һәм акчагызны юкка исраф итмәс өчен, су исәпләгечләр сатып алганчы, үзегезнең ТСЖ, УК, ЖСК дан һ.б йортыгызга су исәпләгечләр урнаштыру буенча нинди дә булса чикләүләрнең бармы-юкмы икәнлеген белешегез. Сезгә шундук исәпләгеч приборының нинди типтагысын сайлап алырга кирәклеген киңәш итәргә мөмкиннәр.
2. Су исәпләгечләр сатып алганда аларның канатсыман, турбиналы, катнаш (комбинированный) һәм хәтта электрон була алуларын истә тотыгыз. Исәпләүнең төгәллеге приборның төзелешенә, димәк, бәясенә дә бәйле. Кайнар су һәм салкын су өчен исәпләгечләр бар. Кайнар су исәпләгечләре су температурасы +85 градуска җиткәнче, салкын су исәпләгечләре – фәкать +40 градуска җиткәнче генә эшли ала. Бериш исәпләгечләр вертикаль торбаларга, икенче беришләре – горизонталь торбаларга урнаштырыла. Шул ук вакытта теләсә нинди торбаларга урнаштырып була торган универсаль беркеткечле приборлар да бар.  
3. Исәпләгечләрнең төрле диаметрдагы торбалар өчен җитештерелүен онытмагыз. Канатсыман исәпләгечләрнең диаметры 40 мм дан артмый, турбиналыныкы – 50 дән 200 мм кадәр.  Канатсыман исәпләгечләр күп дигәндә сәгатенә 15 кубометр суны саный алса, турбиналылары (диаметрларына карап) – берничә тапкырга күбрәк. Юкка акча түкмәс өчен иң элек бүлмәгездәге су чыгымын исәпкә алырга кирәк.
4. Су исәпләгечләрне сантехника җиһазларын сату һәм монтажлау буенча махсуслашкан кибетләрдән яки фирмалардан гына сатып алыгыз! Кулдан алынган яки базардан сатып алынган исәпләгечне ураштырудан баш тартырга мөмкиннәр.
5. Озаграк эшләсен дисәгез, прибор белән бергә су фильтрлары да куегыз.
3. Кәримова Резедә Сәедовна
Сорау: Исәнмесез! Кухня (мебель) сатып алган идем. Начар җыеп бирүләре өстенә кителгәләгән урыннары да бар. Кухняны кире кайтарып, акчасын аласым килә. Минем шундый мөмкинлегем бармы икән?
Хамматов Ф.Г.: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 29 статьясы нигезендә, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләр ачыклаганда, кулланучы үз теләгенә карап түбәндәгеләрне таләп итүгә хокуклы:
– башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрне бушлай юкка чыгарту;
– башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметтерү;
– шундый ук сыйфатка ия булган, шундый ук материалдан башка әйберне бушлай эшләтеп алу яки эшне кабаттан башкарту. Бу очракта кулланучы эш башкаручы тарафыннан үзенә алдан тапшырылган әйберне кире кайтарырга тиеш;
– башкарылган эштәге җитешсезлекләрне үзенең көче яки өченче затларның көче белән юкка чыгару чыгымнарын түләтү.
Эш башкаручы килешүдә билгеләнгән срокта башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләрне юкка чыгармаса, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга һәм зыянны тулысынча каплауларын таләп итүгә хокуклы. Башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) сизелерлек җитешсезлекләрне яки килешү шартларыннан кайбер башка җитди тайпылуларны ачыклаганда да кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.
Сатучыга (эш башкаручыга) югарыда күрсәтеп үтелгән таләпләрнең берсе белән язмача рәвештә (дәгъва 2 нөсхәдә булырга тиеш) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Акчага кагылышлы таләпләрне үтәү срогы – мөрәҗәгать иткәннән соң 10 көн.
4. Мусина Эльвира Кәримовна
Сорау: Моннан ике атна элек кенә улыма компьютер кәнәфие сатып алдым. Өйдә җыйганда, тоткычларын беркетә алмый азапландык: алты тишектән дүртесе генә туры килә, калган икесе 1 см га читтәрәк ясалган. Ике атналап вакыт узуга, кәнәфи каты гына шыгырдый башлады, ватылып чыгуына да күп калмады бугай инде (шөкер, авырлыгыбыз әйбәт үк). Креслоны башкасына алыштыруларын сорап, сатучыга мөрәҗәгать итәргә хокукыбыз бармы икән безнең? Сатучы алыштыруга бурычлымы икән? Кулыбызда товар чегы бар. Җавабыгыз өчен алдан ук рәхмәт.
Хамматов Ф.Г.: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4 статьясы нигезендә, сатучы (эш башкаручы) кулланучыга сыйфаты килешүдә каралганга туры килүче товар тапшырырга (эш башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тиеш.
Килешүдә товарның (эш башкару, хезмәт күрсәтү) сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы (эш башкаручы) кулланучыга куллану өчен яраклы товар (эш башкару, хезмәт күрсәтү) бирергә тиеш.
18 статья нигезендә, кулланучы, начар сыйфатлы товар сатып  алган очракта (сатучы товарның сыйфатсыз булуын әйтеп тә, шул товарны сатып алу очрагыннан тыш), үз теләгенә карап, түбәндәгеләрне таләп итүгә хокуклы:
– товардагы җитешсезлекләрне бушлай юкка чыгарту яки кулланучының үзе яисә өченче зат тарафыннан җитешсезлекләрне юкка чыгаруга киткән чыгымнарны түләтү;
– сатып алу бәясен тиешенчә киметтерү;
– шундый ук маркадагы (модель, артикул) башка товарга алыштырту;
– бәя аермасын түләп яки түләтеп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштырту.
Кулланучының бу таләпләрне кую урынына сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә дә хакы бар. Кулланучы җитешсезлекләре булган товарны сатучының таләбе белән һәм аның хисабына кире кайтарырга тиеш.
Шулай итеп, Сез язмача дәгъва белән сатучыга мөрәҗәгать итә аласыз. Язмача дәгъвада товарның барлык җитешсезлекләрен, шулай ук 18 статьяга нигезләнгән конкрет таләбегезне күрсәтергә кирәк.
5. Фәрхетдинова Фәния Фәритовна
Сорау: Куртка сатып алган идем. Өйдә киеп карагач кына әлеге киемнең үземә килешмәвен аңладым. Башкасына алыштырмакчы идем, ниятем барып чыкмады. Сатучы бу очракта хаклымы?
Хамматов Ф.Г.: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның 25 статьясы нигезендә, сатып алынган  товар формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан үзенә ошамаса, кулланучы азык-төлек булмаган бу сыйфатлы товарны сатучыдан ундүрт көн эчендә (сатып алу көнен кертмичә) шундый ук башка товарга алыштырып бирүне сорый ала. Түбәндәге шартлар үтәлгәндә кулланучы товарны алыштыруга хокуклы була ала:
сатып алынган товар кулланылышта булмаганда, аның товар рәвеше сакланганда,
куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда,
товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарның сатып алынуын раслаучы башка документы булганда. Кулланучының товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарның сатып алынуын раслаучы башка документы булмау аны шаһитлар күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми,
сатып алынган товар РФ Хөкүмәте карары белән расланган, Алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә кермәгәндә.
Кулланучыга үзенең хокукын тормышка ашыру өчен сатучыга тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны ике нөсхәдә язмача рәсмиләштерергә, аның берсен сатучыга бирергә, икенче нөсхәсендә сатучыдан гаризаны кабул итеп алуы һәм, әйтик, кире кайтарылган аяк киеме турында язы куюын сорарга кирәк. Сатучы гаризаны кабул итүдән баш тартканда, сатучының кибете (бүлек) алтактасында (табличка) күрсәтелгән адрес буенча гаризаны почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк. Ә менә сатучы товарны башкасына – кулаерагына алыштырырга риза булып та, сатуда мондый товарның булмавы сәбәпле берни тәкъдим итә алмаса, нишләргә дисезме? “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законның 25 статьясында бу сорауга да җавап бар. Закон таләпләре нигезендә, кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда товарны алыштыру өчен шуңа охшаш башкасы булмаганда, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм әлеге товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итүгә хокуклы. Акчаны кире кайтару, шулай ук товарны алыштыру таләбен язмача рәсмиләштерү әйбәтрәк, чөнки законда сатучының таләпне өч көн эчендә (товарны кире кайтарганнан соң һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе алынганнан соң) канәгатьләндерергә тиешлеге күрсәтелгән.
Сатып алучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга теләмәсә, сатучы белән үзара килешеп, сатуда шундый товар  пәйда булгач товарны алыштыруны хәл итәргә мөмкин. Бу очракта сатучы кулланучыга шундый товарның сатуда пәйда булуы турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш. Сүземнең ахырында шуны искә төшереп үтәсем килә: үз хокукларыгызны яклаганда, эшегезне ярты юлда калдырмыйча, төгәл һәм эзлекле рәвештә эш итәргә кирәк.
6. Мөхәммәтгәрәева Фидания Ринатовна
Сорау: “Алкоголь декларацияләре” тапшырганда, хисапны кайсы очракларда электрон рәвештә, кайсыларында кәгазьдә тапшырырга кирәк?
Хамматов Ф.Г.: РФ Хөкүмәтенең 9 август, 2012 ел, №815 карары белән расланган Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү, әйләнеше һәм (яки) куллану күләме турында, производство егәрлекләрен куллану турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләре нигезендә, декларацияләр, теркәлү урыны буенча, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына электрон рәвештә яки кәгазьдә тапшырыла, ә инде электрон рәвештәге декларацияләр күчермәләрен декларантлар Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәткә җибәрә. Барлык декларантлар өчен дә электрон рәвештәге декларацияләр күчермәләрен “Росалкогольрегулирование”гә тапшыру бурычы кертелү сәбәпле, шулай ук декларацияләрне кабул итү эшләрен оптимальләштерү максатыннан чыгып, республикабызның барлык декларантларына декларацияләрен кәгазьдә түгел, бәлки электрон рәвештә тапшыру тәкъдим ителде. Шуңа күрә республиканың барлык декларантлары да декларацияләрен фәкать электрон рәвештә генә тапшыра.
7. Хөсәенова Гөлнара Вилдановна
Сорау: товар этикеткаларына нәрсәләр турында язып куелырга тиеш? ГМО кулланылуын күрсәтү мәҗбүриме? Саклау срогы товарда ничек күрсәтелергә тиеш?
Хамматов Ф.Г.: Этикеткада продукт һәм җитештерүчесенең атамасы гына түгел, 100 г продуктта аксымнар, майлар, углеводлар микъдары һәм калориясе дә күрсәтелергә тиеш.
Продукт составы исемлек кебек – өтерләр аша юллар рәвешендә яки багана рәвешендә төзелә.  Этикеткадагы “без ГМО”,”натуральный”, “диетический” дигән җете язуларның продукт составына бернинди дә катнашы юк.
Чит илдә җитештерелгән продуктта рус теленә тәрҗемә ителгән наклейкасы һәм Россиядәге әлеге продукт җибәрүчеләрнең адреслары юк икән, продуктның, барыннан да элек, базарга легаль булмаган шартларда кертелүе һәм сыйфатсыз булуы ихтимал.
Этикеткасындагы язулар кырылса, иске тексты өстенә кабат язылып куелган булса яисә кат-кат ябыштырылган булса, мондый продуктны сатып алмау хәерлерәк.
Продуктның яраклылык срогы берничә ысул белән билгеләнергә мөмкин. “Годен до” дигән сүзләр продукт билгеле бер датадан һәм вакыттан соң яраксызга әйләнә дигән сүз.
Саклауның конкрет срогы күрсәтелсә, төрелмәдә продуктны җитештерү датасын һәм вакытын эзләп табарга һәм саклау срогының кайчан тәмамлануын исәпләп чыгарырга кирәк.
Саклау срогы чикләнмәгән азык-төлек продуктлары була алмый. Саклау срогы ачык итеп күрсәтелгән һәм срогы чыкмаган ризыкларны гына сайлагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International