2013 елда Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап үткәрелгән чаралар йомгаклары

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
2013 елның 15 мартында халыкара җәмәгатьчелек, кулланучылар хокукларын тану һәм яклауның социаль һәм икътисадый алгарыш булып торуын тагын бер кат раслап, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтте. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе – Consumer International (CI) билгеләде, 2013 елда бу көн “Бүген кулланучылар хокукларын гадел яклау” (“Consumer Justice Now”) девизы белән үтте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы игълан ителгән девиз кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча суд практикасы. Кулланучылар базарында яклар бәхәсләрен хәл итүдәге проблемалар”дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрде. Әлеге чара фикердәшләрнең киң даирәсен җыйды. “Түгәрәк өстәл” эшендә, очрашуны оештыручылардан тыш, “ТР Кулланучылар җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы, “ТР Кулланучылар берлеге”, Хокук белгече” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмалары, “Фемида” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте”, “Кулланучылар контрольлеге” төбәк иҗтимагый оешмалары, “Аврора-Консультант” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчеләре һәм юристлары, шулай ук республикабызның кече бизнес вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе юристларының 2012 елгы суд практикасын гомумиләштерүләре һәм анализлаулары Татарстан Республикасы судларында карап тикшерелгән иң актуаль бәхәсләрдән мисаллар; шул бер үк хәлләр буенча карарлар чыгарганда җәмәгать судьяларының уртак һәм төрлечә якын килүләренә, мондый мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Югары Суды Пленумнарының аңлатмаларына мисаллар белән үрелеп барды. Боларның барысы да чарада катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Хокук бүлеге юристы чыгышын тыңлаганнан соң “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын суд тәртибендә яклау эшчәнлеген һәм ролен югары бәяләде.
Чарага җыелган халык кулланучылар хокукларын судта яклаганда килеп чыга торган төп проблемаларны һәм бу җәһәттән кайбер тенденцияләрне билгеләде. Шул исәптән, бер яктан, кулланучыларның берникадәр пассивлыгы, икенче яктан, кулланучы “экстремистлыгы”, судьяларның тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булмаулары, төрле районнарның төрле инстанцияләр судларында шул бер үк закон нигезләмәләренең төрлечә каралуы (асылда кулланучылар файдасына неустойкалар, штрафлар күләмнәрен исәпләп чыгаруда һәм түләтүдә) билгеләп үтелде. Шул ук вакытта судларның кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъва гаризалары белән “шыплап тулган” булулары искәртелде. Иҗтимагый оешмалар вәкилләре, “түгәрәк өстәл”гә йомгак ясап, законлы көченә кергән суд карарларын үтәү проблемасын кулланучылар хокукларын судта яклауның төп проблемаларыннан берсе буларак телгә алып үтте.
2013 елның 13 мартында Казан шәһәре гипермаркетларының берсендә халыкның актив катнашында сосискаларга кулланучылар дегустациясенең 1 нче этабы булып үтте. Дегустациядә Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге төрле җитештерүчеләрнең 10 сосиска үрнәге (республикабызның сәүдә челтәрендә сатып алынган) бәяләнде.
2013 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә сосискаларга кулланучылар дегустациясенең 2 нче – йомгаклау этабы уздырылды. Моннан алданрак халык дегустациясенә чыгарылган продукция үрнәкләрен бу юлы инде компетентлы комиссия бәяләде. Комиссия составына контрольлек итүче органнар, сынау лабораторияләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук җитештерүче предприятиеләр вәкилләре керде. Тәкъдим ителгән барлык сосискалар үрнәкләре алдан ук лаборатория сынаулары аша үтте.
 Сатып алынган сосискалар үрнәкләренең куллану үзенчәлекләрен бәяләү, иң яхшы җитештерүчене ачыклау, алынган нәтиҗәләр турында кулланучыларга мәгълүмат җиткерү (барысы да кулланучыны сыйфатлы продуктларны сайлап алуга өйрәтү максатыннан) әлеге чараның төп бурычларына әйләнде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 10 көн эчендә кулланучылар өчен 222 чара үткәрде, шул исәптән:
 базарларда 65 тапкыр дежур тору, шәһәр һәм районнарның сәүдә үзәкләре һәм комплексларының 157 консультация пунктында  консультацияләр уздырды. Чыгышлар вакытында кулланучылар хәрәкәтенең тарихы һәм аны үстерү, Россиядә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар турында мәгълүматлар ирештерелде. Кулланучыларга, мисаллар китереп, товарларны ничек сайларга, мебель җитештерүгә, ишек-тәрәзәләр урнаштыруга заказны ничек итеп дөрес рәсмиләштерергә, сыйфатсыз товарлар сатып алганда, сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләргә тап булганда ничек итеп дәгъва белдерергә кирәклеге аңлатылды, кулланучылар (шул исәптән колбаса ризыкларын кулланучылар) арасында сорашып белешүләр, анкета чаралары уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре базарларда дежур торулар вакытында теге яки бу низаглы хәлләрне җайга салуда катнашты, кулланучылар һәм эшмәкәрләргә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.
Шулай ук ветераннар һәм инвалидлар белән очрашулар үткәрелде. Очрашулар кулланучыларны аеруча борчыган проблемалар, мәсьәләләр буенча консультацияле әңгәмәләр рәвешендә уздырылды. Халыкның аз якланган социаль катлавы буларак, пенсионерлар һәм инвалидлар кулланучылар базарының төрле өлкәләренә, шул исәптән сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм элемтә хезмәтләре күрсәтү өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге тудырылудан бик канәгать калды.
Территориаль органнар хезмәткәрләре авыл торак пунктларында гражданнарга 59 күчмә кабул итү оештырды.
Эшмәкәрләр өчен чаралар: киңәшмәләр, семинар, лекция, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре эшмәкәрләр белән очрашулар барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, “Товарларның ... аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында”19.01.98 ел, №55 РФ Хөкүмәте карары таләпләрен, эшмәкәрләргә, сатучыларга турыдан-туры кагылышлы РФ Административ хокук бозулар турында кодекс статьяларын куллану тәртибе, “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” №294-ФЗ Федераль закон нигезендә планда каралган һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү тәртибе аңлатылды. И.А.Марченко Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районының кулланучылар базары торышы һәм аның үсеш проблемалары буенча хуҗалык итүче субъектлар, районның җитештерүчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә, киңәшмәдә катнашучылар белән шәхси очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр уздырды, әлеге чараларда контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, 125тән артыграк хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре, 36 авыл җирлеге башлыгы катнашты. Шулай ук Чистай шәһәре хакимияте бинасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча ОМС белгечләре өчен семинар-уку оештырылды.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне, контрафакт, ялган товарлар, яраклылык срогы чыккан товарлар сату, балигъ булмаган затларга алкогольле продукция сату, предприятиеләрнең өстәмә сәүдә хакын чиктән тыш зур күләмдә куллану, социаль әһәмиятле азык-төлек ассортиментын тәэмин итү зарурилыгы  аерым игътибар үзәгенә алынды.
Куллану өлкәсенә кагылышлы белемнәрне пропагандалау буенча 72 чара: гомуми белем бирү, югары һәм махсус уку йортлары укучылары арасында класстан тыш, факультатив дәресләр үткәрелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр буенча икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары белән “түгәрәк өстәл” уздырды. Очрашу “сорау-җавап” рәвешендә үткәрелде.
Җирле товар җитештерүчеләр продукциясе белән 8 күргәзмә-сатулар, кулланучылар дегустацияләре үткәрелде.
Азнакайда 13 атамадагы колбасаларга дегустация оештырылды, “Татспиртпром” ААҖ производствосының алкогольле продукциясе белән күргәзмә-сату һәм дегустация булды, Апас, Югары Ослан, Зеленодол, Әлки, Яңа Чишмә, Чистай районнарында да шундый ук чаралар узды.
Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында “Кайнар линия” телефоннары эшләде. Чаралар үткәрү барышында телефоннар аша меңнән артыграк кулланучы мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре барлык сорауларга тулы җаваплар бирде, ашыгыч төстә хәл итеп булмаган мәсьәләләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча закон нигезендә билгеләнгән срокларда тиешенчә карап тикшерү зарурилыгы турында тиешле поручениеләр бирелде.
Үткәрелгән чаралар кулланучыларның товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтүне куллану өлкәсендә елдан-ел шомара баруларын күрсәтте. Сатучылар һәм товар җибәрүчеләрнең цивилизацияле базарның үз кагыйдәләрен үтәүне таләп итүен, сатучы һәм клиентны үзләреннән качырмас өчен гамәлдәге законны катгый үтәргә кирәклеген аңлый башлауларын билгеләп үтәргә кирәк.
Әмма кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хәл ителмәгән проблемалар бар әле. Шуңа күрә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү һәм бозулар санын мөмкин кадәр киметүгә юнәлдерелгән профилактик чараларны тормышка ашыру эше даими алып барылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International