Баулы муниципаль районы башлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 25 еллыгы» билгесе белән бүләкләнде

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михееваның Баулы муниципаль районы башлыгы, Баулы муниципаль районы Советы Рәисе, Баулы шәһәре мэры Рамил Гатиятуллин белән эшлекле очрашуы булды. Очрашуның темасы бик күңелле.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе боерыгы нигезендә, сатыла торган алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контроле мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү өчен, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 25 ел тулу уңаеннан, Рамил Гатиятуллин «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә 25 ел» билгесе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International