Буа районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Буа районы Башлыгы Р.Р. Камартдинов катнашында Буа муниципаль районында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

МВК утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы кураторы Т.М. Хәбибуллина, территориаль орган начальнигы М. В. Тихонова, федераль һәм җирле сәүдә челтәрләре (ВКС режимында), полиция бүлеге һәм район хакимияте вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Комиссия алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы карарларына, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча юл карталарына, Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре башлыклары белән киңәшмәләрнең карарларына, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе күрсәтмәләренә таянып эш итте.

Комиссия утырышы барышында районның алкоголь базары торышы, шул исәптән федераль челтәрләрнең сәүдә объектлары киселешендә республика җитештергән алкогольле продукцияне ваклап сату мәсьәләләре каралды. Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча башкарылган эшләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Р. Ф. Хәсәнов чыгыш ясады, сәүдә объектлары булмаган торак пунктларга чыгып сәүдә итүне оештыру турында «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ җитәкчесе Л. И. Камалов сөйләде.

Ахырда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе киңәшләрен исәпкә алып, районның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International