Татарстанда быел 75 сәүдә ноктасында законсыз хәмер сатуны туктатканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина сөйләде.
«Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республикада тиешле лицензиядән башка гына алкоголь сату очраклары артты. 11 айда бездә шундый 75 очрак ачыкланган. Нәкъ менә шундый сәүдә объектларында, кагыйдә буларак, ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукция яки билгеләнгән үрнәкләрнең маркалары белән маркировкаланмаган продукция, суррогатлар сатыла», — дип билгеләп үтте спикер.
Татьяна Хәбибуллина сүзләренә караганда, суррогат куллану татарстанлыларның сәламәтлеген һәм хәтта тормышын куркыныч астына куя.
Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтта яки ведомство телефоны аша лицензиясез сәүдә итү шаһитлары булган, гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итәргә әзер.