Ведомствоара комиссия утырышлары узды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

2020 ел ахырына якынлаша. Районнарда ведомствоара комиссия утырышлары уза. 2020 елның 21 декабреннән 23 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Татарстан Республикасының Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышларын үткәрде.

Утырышлар башында агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча ведомствога караган районнарның алкоголь базарларындагы хәл күрсәткечләре каралды. Аннан соң һәр районда аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән, комиссия әгъзаларына уртак эш һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, рәхмәт белдерелде.

Район башлыкларына һәм полиция бүлекләре башлыкларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең юбилей медальләре һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе. Чирек гасыр сыйфат һәм легальлек сагында» дигән китап тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International