Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән 11 айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Очрашу башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аннары территориаль органнар җитәкчеләренә «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билге тапшырылды, лаеклы ялга чыгу уңаеннан, Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Марина Тихоновага «ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде.
Җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында сөйләде.
2020 елда хезмәт әзерлеге нәтиҗәләре турында ДБУ «Татэкспертцентр» җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин чыгыш ясады.
Оператив муниципальара контроль бүлеге начальнигы Павел Романов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары һәм эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре белән оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Әлмәт, Түбән Кама территориаль органнары башлыклары МВК һәм мобиль төркемнәр эшен оештыру буенча муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек турында тәҗрибә уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина киңәшмә карарларын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.