Россия Федерациясе хөкүмәте 2020 елның 20 июлендәге 1078 номерлы карар кабул итте, ул коронавирус аркасында Россия кунакханәләрендә броньнары юкка чыккан кулланучылар акчаларын кире кайтара яки соңрак урнашуны күчерә алуын билгели.
2020 яки 2021 елларда Россия кунакханәләренә урнашу өчен өлешчә яки тулысынча түләгән һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләүләр кертелүгә бәйле рәвештә әлеге хезмәттән файдалана алмаган кулланучыларга башкаручы броньлауны соңрак вакытка күчерергә тиеш.
Башкаручы, броньлауны күчерү турында хәбәрнамә, карар үз көченә кергән мизгелдән (ягъни 2020 елның 24 июленнән), кулланучыга 60 календарь көн эчендә җибәрергә тиеш.
Яңа кертелгән даталары броньлау гамәлдән чыгарылган көннән алып 18 ай вакыт эчендә салынырга тиеш. Шул ук вакытта хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш. Күчерүнең төгәл сроклары яклар килешүе буенча билгеләнә.
Әгәр яңа даталарга номерның бәясе артса, башкаручы өстәмә түләүне таләп итә алмый. Шул ук хәл, әгәр килешү өлешчә түләнгән булса, урнаштыру буенча хезмәтләрне башкаручы төзелгән килешү буенча бәяне арттырырга хокуклы түгел.
Әгәр югарыда күрсәтелгән 60 көн эчендә хезмәтләрне башкаручы тиешле хәбәрнамәне җибәрмәсә, кулланучы килешү буенча түләүне 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучы броньлау күчерүдән баш тартырга хокуклы. Мондый очракларда отель аңа акча чараларын 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш. Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, шулай ук карар гамәлдә булган чорда вакытлыча эшкә яраксыз (ягъни авыру, имгәнү яки гаилә әгъзасы артыннан карау зарурлыгына бәйле рәвештә) кешеләр өчен ике ай рәттән махсус шартлар гамәлдә. Аларга хезмәт күрсәтүне башкаручы гариза биргәннән соң 90 көн эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш.
Карар нигезендә кунакханәләргә урнаштыру даталарын күчерүдән баш тарткан очракта, һәр календарь көне өчен файдаланылмаган броньлау суммасына процентлар түләргә тиеш (РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/365 күләмендә).