«Теләкләр чыршысы» ирекле акция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Менделеевск шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Лиянең хыялын тормышка ашырды. Бүген Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 8 яшьлек кызга яңа ел бүләкләре алып килделәр. Бу вакытта кыз белән видеоэлемтәгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе чыкты.
Лия Никонова 2 нче сыйныфта укый һәм әти-әниләрен бишле билгеләре белән сөендерә. Лия җырларга, уенчыклар тегәргә һәм эшләнмәләр ясарга бик ярата.
- Без могҗизалар булмый дип уйлаган идек, чөнки Яңа ел алдыннан хыялны күпме бала тормышка ашырырга тели бит. Кызыбыз Лия электр теш щеткасы турында хыяллана иде, менә бүген аның хыялы тормышка ашты, – дип кичерешләре белән уртаклаша кызның әнисе.
Видеоэлемтә буенча Җәүдәт Әхмәтханов Лияне һәм аның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аңа сәламәтлек, яхшы укуын, барлык башлангычларында уңышлар теләде.
Моннан тыш, кызга татлы бүләкләр, чәчәкләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең изге теләкләре язылган исемле открытка бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» ирекле акция Татарстанда Яңа елга кадәр барачак. Проектның онлайн-сайтында: елказания.рф буенча анда катнашырга һәм кемне дә булса бәхетле итәргә мөмкин. Теләкләр 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр проект сайтында җыелган. Гаризаларны физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм авыр авырулы өлкән кешеләр калдыра алды. Проект сайтына Татарстан халкыннан 300 гә якын теләк кергән.