Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 11 яшьлек Диләрә Гайнетдинованың хыялын тормышка ашырды. 5 нче сыйныф укучысы Кыш Бабайга хат язган булган һәм аның яшерен хыялы Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы»на эләккән. Үзенең хатында ул кәрәзле телефон сорый. Диляраның гаиләсе зур: олы абыйсы кадет мәктәбендә укый, әнисе декрет ялында энесен тәрбияли, гаиләдә әтиләре генә эшли.
«Теләкләр чыршысы» ирекле акция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Менделеевск шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Лиянең хыялын тормышка ашырды. Бүген Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 8 яшьлек кызга яңа ел бүләкләре алып килделәр. Бу вакытта кыз белән видеоэлемтәгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе чыкты.