КФУның Алабуга институты “Университет” мәктәбенең беренче "карлыгач"ы

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 11 гыйнварында "Университет" мәктәбендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон катнашында педагогик совет узды. Педсовет күңелле нотадан башланды: “Университет” мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Анна Зеленовская чакырылган кунак – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафинаны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада җиңүчесен бүләкләү өчен тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина тантаналы шартларда “Университет” гомуми белем бирү мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Ксения Чечкинага республика олимпиадасы призерының 1 дәрәҗә дипломын тапшырды. Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән 1 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ульяна Чернова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International