Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында көчле хәмерне маркировкалау турында фикер белдерделәр

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлегә Россиядә көчле хәмерне маркировкалау мәсьәләсен карамый, дип белдерде Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров.

"Көчле алкоголь һәм балалар туклануын маркировкалау мәсьәләләрен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлегә күз уңында тотмый", - диде Мантуров "Российская газета" га биргән интервьюсында.

Аның сүзләренә караганда, 2021 елның беренче кварталында азык-төлеккә биологик актив өстәмәләр маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында карар проектын кертү планлаштырыла.

"Шулай ук медицина эшләнмәләрен маркировкалау буенча эксперимент үткәрү мәсьәләсе дә карала", - дип өстәде министр.

РФдә легаль булмаган продукция өлешен киметү өчен 2024 елга тоташ маркировкалау һәм товарларны күзәтү системасын булдыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта товарларның аерым категорияләре — мех әйберләре, тәмәке эшләнмәләре, дарулар, аяк киеме, парфюмерия, фотокамералар, шиналар, кайбер җиңел сәнәгать эшләнмәләре махсус тамгалар белән маркировкалана.

Сентябрь аенда Мантуров министрлык продукцияне алкоголь базарында маркировкалау системасын кертүне сырадан башларга, ә аннан соң проектны башка төр спиртлы эчемлекләргә дә кертергә тәкъдим итә, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International