«Россия почтасы» үз бүлекчәләрендә сыра сатуны туктатты

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

«Россия Почтасы» үз бүлекчәләрендә сыра сату буенча экспериментны туктатты, бу хакта 21 гыйнварда компаниянең матбугат конференциясе барышында генераль директорның операция идарәсе һәм ваклап сату буенча урынбасары Михаил Волков сөйләде.

«Без билгеле бер төбәкләрдә, билгеле бер бүлекләрдә әлеге хезмәткә ихтыяҗ күрдек. Әлегә эксперимент туктатылган, сыра сатмыйбыз», - диде Волков әфәнде. «Россия Почтасы» генераль директоры Максим Акимов аныклап үткәнчә, компания бүлекләрдә сыра сату мөмкинлеген карауны дәвам итәчәк.

«Россия Почтасы»ның 3,2 мең бүлекчәсендә сыра сату башлануы турында 2019 елның гыйнварында билгеле булды. Ул вакытта Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Константин Носков соңрак «Россия Почтасы» бу экспериментны халыкның тискәре реакциясе очрагында туктатачак, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International