2021 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр В.В. Елисееваның «500 вак – төяк» кибетендә семинар үткәрде.
Шәхси эшмәкәр вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Түбәндәге мәсьәләләр каралды:
* кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;
* килешүне рәсмиләштерү;
* товарга түләү тәртибе;
* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;
• сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм аны карау сроклары.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.
Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.