Медицина оешмасы белән янәшә генә алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәренең 37 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында, «Стоматология» медицина оешмасы белән янәшә урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сатуда булу факты ачыкланды. 105,18 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International