2021 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Семиозерка авыл җирлегендә гражданнары чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Чарада катнашучыларны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы чыккач та товарларны кире кайтару вакыты, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфаттагы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында сораулар кызыксындырды. Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар таратылды.