«Тел - халыкның тарихы»: туган телнең көче

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Арча әдәбият һәм сәнгать музее - бай мәдәни киңлекләрнең берсе булып тора, аның каршында төрле чаралар үткәрелә, анда күңелле һәм файдалы ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Музейларга бару - күңел биреп, ашыкмыйча вакыт уздыру ысулы. Анда тере тарих тасфирланган һәм күзаллауны киңәйтү мөмкинлеге тудырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2021 елның 26 гыйнварында Арча шәһәренең әдәбият һәм сәнгать музеенда булдылар.

Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. 2009 елның декабрендә ул бүлек хокукында Арчаның «Казан арты» тарихи-этнография музее составына керә.

Музей экспозициясе 40 язучы һәм 20 сәнгать һәм фән эшлеклесе турында материаллардан гыйбарәт. XVIII-XIX гасыр экспонатлары арасында мәгърифәтчеләр Г.Курсави, Ш. Мәрҗани, Ш. Күлтәси, драматург Г. Камал һәм шагыйрь Г. Тукай документлары һәм шәхси әйберләре (Ш. Күлтәси тросте, Ш. Мәрҗани коръәннәре һ. б.) тәкъдим ителгән.

Экскурсия оештыручы  җентекләп Г. Бәширов, Ә. Галиев, Г. Бакиров, М. Галәү һ. б. халык язучыларының тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар белән таныштырды.

Хезмәткәрләр фотодокументлар, тарихчы-мәгърифәтче, фикер иясе, философларның китаплары һәм шәхси әйберләре белән таныштылар. Ике залда Татарстан халык язучыларының һәм Габдулла Тукай премиясе лауреатларының зур күргәзмә экспозициясе, гамәли һәм сынлы сәнгать эшләнмәләре, артистларның портретлары һәм шәхси әйберләре җыелган. Моннан тыш, Арча районының XV гасырдан килүче тарихы тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International