Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре контроль чаралары үткәрү барышында Менделеевск районының бер авыл кибетендә товар-озату документларыннан башка һәм БДАМС системасына тоташтырылмаган килеш сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады. Моннан тыш, алкогольле продукция стационар булмаган сәүдә объектында сатылган.
40,92 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучы РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.6 ст.3 ө., 14.19 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылачак.