БДАМСта хәмерне исәпкә алу тәртибен бозу очрагы ачыкланды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Яңа Чишмә районының Татар Өтәшкәсе авылында урнашкан «Хан» кибетенә бардылар.

Тикшерү чаралары барышында әлеге кибеттә алкогольле продукцияне ваклап сатучы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең гамәлдәге законнарны бозуы ачыкланды.

«Атиконтрафакт Алко» кушымтасыннан файдаланып, алкогольле продукцияне караганда, белгечләр БДАМСта алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу очрагын ачыкладылар: 0,5 л күләмендә 1 шешә «Татарстан» аракысы һәм 1л күләмендә җиләк-җимештән ясалган ярымбаллы «Җиләк-җимеш Сангриясе» шәрабының элегрәк инде сатылганлыгы ачыкланды. Югарыда күрсәтелгән продукция гамәлдәге законнар нигезендә әйләнештән алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International