Кулланучылар консультация алды

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм иткән көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эксперт оешмалары вәкилләре белән берлектә Казан шәһәренең зур сәүдә үзәкләрендә: “Максидом” гипермаркетында һәм “XL” сәүдә комплексында товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән консультацияләр уздырды. Мондый чараларның даими үткәрелеп килүенә һәм кулланучыларның куллану турында законнарны яхшырак белә башлауларына карамастан, кулланучы буларак, үзләренең санга сугылмаган хокукларын яклау омтылышы һәм теләге сизелерлек артты, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәсе дә көчәйде. Консультация өстәлләренә ихтыяҗның үсүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Кулланучыларга актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатулар белән, брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматлар урын алган) таратылды.
Чаралар үткәрелгән көнне кулланучылар мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, гражданнар асылда кием-салым яки аяк киемендә, көнкүреш максатындагы катлаулы техник товарларда җитешсезлекләр ачыкланганда, көнкүреш хезмәтләре (“химчистка”, ательеда тектерү) сыйфатсыз күрсәтелгәндә, нәрсә эшләргә, дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Шулай ук мәгълүматлары булмаган товар сату, мебель ясау срокларын бозу, тәрәзә-ишекләр куйганда килеп чыгучы проблемалар, счетларны терминаллар аша түләү, телефонны сервис үзәгендә югалту, суыткычның тиешле модельдәгесен китермәү, ремонтлау өчен кер юу машинасын сервис үзәгенә китерүдән баш тарту, мунча төзелеше сметасын арттыру, сыйфатсыз түбә материалы, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында һ.б сораулар бирелде. Мөрәҗәгать иткән барча гражданнар квалификацияле консультацияләр алуга иреште.
Шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре ягыннан да кулланучылар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләрне хәл итү (шул исәптән кулланучы хаклы булмаса да, мәсьәләне үзенең файдасына гына хәл итәргә ниятләнгәндә) турында консультацияләр алу максатыннан мөрәҗәгать итүләр булды. Чараларны үткәрү барышында, көнкүреш техникасын һәм азык-төлек товарларын сатучы иң яхшы кибетләрне ачыклау максатыннан чыгып, кулланучылар арасында анкеталау уздырылды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International