Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2020 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турындаа киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, җинаять эшләре буенча Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Максим Беляев, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Хисап чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар базарында, шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше өлкәсендә контроль-инспекция эшчәнлеге, алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү, республика һәм федераль форматта алкогольле продукциянең ваклап сату әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматлар һәм декларацияләр кабул итү, БДАМС мәгълүматлары белән эшләү, кулланучылар базарында эшчәнлекне үстерү һәм координацияләү, кулланучылар хокукларын яклау, нормалар иҗат итү эшчәнлеге алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында коллективның 2020 елдагы эшчәнлеге, уңышлары турында җентекләп сөйләде.
- 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган төп бурычларны, тулаем алганда, үтәлгән дип санарга мөмкин, - дип тәмамлады үзенең докладын җитәкче.
Йомгаклау коллегиясе кысаларында 2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен түбәндәге төп бурычлар билгеләнде:
- контроль Советы эше кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү буенча «алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау буенча Юл картасы» белән каралган чараларны үтәү буенча муниципаль хакимият органнары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән уртак эшчәнлекне дәвам итәргә;
- Татарстан Республикасы алкоголь базары торышын бәяләүнең федераль индикатив күрсәткечләрен яхшырту буенча чаралар күрергә, рейтингта кимүгә юл куймаска;
- контроль-инспекция чараларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм алкоголь базарында процессларны дәүләти җайга салу буенча идарәчел карарлар кабул итү өчен аналитик пакетлар формалаштыру максатларында, алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт белән тиешле хезмәттәшлек итү өчен, мәгълүмат ресурслары, БДАМС белән үзара алмашу сервисы белән эшне камилләштерергә;
- сыра продукциясе базарында, шул исәптән, БДАМСта тиешле теркәлгән сыра һәм сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча яңа технологик контроль алымнарын куллануның нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә;
- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татпотребсоюз, «Татспиртпром» АҖ, муниципаль хакимият органнары белән берлектә республиканың күрше төбәкләре белән чиктәш районнарында урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукция сату, шул исәптән ерак урнашкан авыл торак пунктларында алкогольле продукция сату буенча программалар үтәлешен тәэмин итәргә;
- дәүләт хезмәтләрен күрсәтү һәм дәүләт функцияләрен үтәү кысаларында процессларны камилләштерүне (цифрлаштыруны) дәвам итәргә;
- цифрлы трансформация кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә яңа программа тәэминатын эшләүне төгәлләүне һәм гамәлгә кертүне тәэмин итәргә;
- барлык структур бүлекчәләрнең гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре белән эшендә координацияләүне һәм системалылыкны тәэмин итәргә, «Халык контроле» проектын гамәлгә ашыру кысаларында кергән мөрәҗәгатьләргә аерым игътибар бирергә, мөстәкыйль модератор статусында системаны камилләштерергә;
- социаль әһәмиятле товарлар бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг ясарга, республика азык-төлек базарындагы вәзгыятьне анализларга, шул исәптән башка төбәкләр белән чагыштырганда.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы эшенә бәя бирде:
- Узган ел, барлык кыенлыкларга карамастан, без кулланучылар базарында да, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дә тотрыклылыкны саклап кала алдык. Һәм монда хокук саклау һәм контрольлек итүче ведомстволарның, шул исәптән Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең дә өлеше зур.
Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү, республика җитештерүчеләре товарларын алга этәрү буенча максатчан эш республика икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә.
2020 елда республика бюджеты алкоголь продукциясенә кергән акцизлардан 22,6 млрд. сумга (2019 елда 21,2 млрд. сум) тулыланды. Өстәвенә, кергән акцизның яртысыннан артыгы сыра тармагы предприятиеләренә туры килә -11,7 млрд. сум (2019 елда 9,4 млрд. сум). Яңа 2021 елда уңышлар телим.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең мактаулы хезмәткәре» медаленә лаек булды.
«Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Сергей Владимирович Савидовка бирелде.
Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында 2020 елга Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәл торышын комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе медале һәм Мактау грамоталары белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов бүләкләнделәр.
2020 елда «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» исеменә конкурска йомгак ясау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кубогы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән I урынны алган Яшел Үзән территориаль органы коллективы бүләкләнде; «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» исеменә конкурста II урынны алган Чистай территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде; «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» исеменә конкурста III урынны алган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.