21дән зурраклар өчен генә

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Документта шулай ук бу яшькә җитмәгән гражданнарыбызга аракы, коньяк, шәраб һәм сыра саткан өчен, шулай ук аларны спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп иткән өчен җаваплылыкны көчәйтү күздә тотыла.
Закон проекты, нигезендә, 21дән яшьрәкләргә спиртлы эчемлекләрне берничә тапкыр саткан өчен штраф күләме 80 меңгә кадәр тәшкил итәргә тиеш.
Закон проекты авторы Антон Беляков “РГ” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, организмның биологик өлгерүе 18 яшькә түгел, бәлки соңрак төгәлләнә, һәм гадәттә яшьләр спиртлы эчемлекләрне яшьтәшләре йогынтысында, “компания өчен” дигән булып куллана.
Шул сәбәпле закон проектында алкогольле һәм спиртлы продукция “сату яшен”, шулай ук алкогольле продукция “эчү яшен” 18 дән 21 яшькә кадәр арттыру күздә тотыла.
“Үсмерләрнең спиртлы эчемлекләрне куллану сәбәбе сатучыларның намуссыз гамәлләренә генә дә бәйле булмаска мөмкин, – дигән депутат. – Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алкогольнең тәмен беренче тапкыр алар өлкәннәр алдында татып карый. Моңа юл куярга ярамый”.
Шуңа күрә яшьләрне “берәр чәркә салып куярга” кыстаган өчен җаваплылыкны көчәйтү күздә тотыла. Шулай итеп, 21 яшькә җитмәгән затны сыра һәм аның нигезендә эшләнелә торган эчемлекләр куллануга җәлеп иткән өчен 500дән 1000 сумга кадәр (хәзер – 100дән 300 сумга кадәр) штрафка тарту карала. Ә инде спиртлы эчемлекләр яки аңны томалаучы матдәләр куллануга җәлеп иткән өчен – бер меңнән ике мең сумга кадәр (хәзер – –500дән 1000 сумга кадәр). Әгәр дә инде бу гамәлләрне ата-аналар кылса, хәзерге вакытта гамәлдә булып килгән бер ярымнан ике мең сумга кадәрге штрафны 2-3 мең сумга җиткерү күздә тотыла.
Документ өстендә эш инде менә берничә ел дәвамында бара, Хөкүмәт тәкъдимнәре белән аңа күп тапкырлар үзгәрешләр, өстәмәләр кертелде. Тик ни генә булмасын, аның кирәклегенә беркемнең дә шиге юк. Закон проектының төрле сәясәтчеләр әзерләгән берничә варианты бар, әмма аларның мәгънәсе һәм төп нигезләмәләре – шул ук.
“Соңгы елларда бездә алкоголь белән кызыксына башлау яше 15 тән 11 яшькә калды. Хәмер куллану аркасында йөз егеттән күп дигәндә кырыгы гына пенсиягә кадәр яшәү бәхетенә ия була ала, – ди закон проектларының берсе авторы, Федерация Советының Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Вячеслав Фетисов. – Кешелектән чыгу ихтималы янаган үсеп килүче буын турында сүз бара. Ныклы чаралар күрелмәгәндә, ярым-йорты чаралар гына ярдәм итмәячәк.”
Хәзер Россиядә 18 яше тулмаганнарга алкоголь сатуны тыю гамәлдә булып килә. Әлеге кагыйдәне бозган өчен административ җаваплылык, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнар өчен административ штраф 30дан 50мең сумга кадәр тәшкил итсә, вазыйфаи затлар өчен – 100дән 200 мең сумга кадәр. Юридик затлар әлеге хокук бозу өчен 300дән 500 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Законны кабат бозу җинаять җаваплылыгы белән яный.
Әмма, сенатор фикеренчә, әлеге чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Эшмәкәргә штраф түләүнең әлләни зур авырлыгы юк, чөнки штраф чыгымнары балигъ булмаганнарга алкогольле продукция һәм сыра сатудан кергән табыш хисабына тиз каплана.
Яңа закон проектында исә законны бозган кибетләр, бар, кафе һәм рестораннар өчен штрафларны сизелерлек дәрәҗәдә арттыру күздә тотыла. Моннан тыш 21 яшькә кадәрге гражданнарга системалы төстә алкоголь сатучылар лицензияләреннән мәхрүм ителәчәк.
Тик әлеге закон Россиядә эшләп китәрме икән соң? Документ авторы әлеге проблеманы хәл кылуның халыкара тәҗрибәсенә таянып йомгак ясый. АКШта алкогольне 21 яшьтән соң гына сату закон нигезендә билгеләнгән, Норвегиядә дә каты хәмер эчемлекләре 20 яшьтән генә сатыла. “Россиядә дә бу закон, һичшиксез, эшләп китәчәк, – дип белдергән “РГ” хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн. –Законны инде күптән халыкара нормаларга туры китерергә кирәк иде”.
Брюн әйтүенчә, алкогольне сатып алучылар яшен “арттыру” нәтиҗәсендә Россиядә яшьләр арасында сәрхушлар саны бермә-бер кимергә мөмкин. “Эчәргәме-юкмы икән”, дип икенең берен сайлый алмыйча йөргән яшьләрнең зур күпчелеге аракыны законсыз төстә сатып алу юлларын эзләгәнче, эчүдән бөтенләй баш тартачак, – дигән ныклы фикерен җиткергән ул. Тик барыбер эчү юлларын табачак яшьләр турында да онытырга ярамый”.
Чыннан да, бүген үсмерләрнең инде алкоголь кулланырга ярый торган яшькә җиткән дусларыннан сыра, аракы яки коньяк сатып алырга сорауларын беркем дә тыя алмый. Биредә, эксперт фикеренчә, алкогольне сатуны тыю турында гына түгел, бәлки аны балигъ булмаганнарның куллануына ниндидер контрольлек урнаштыру турында да уйларга кирәк.
Сүз уңаеннан, моннан алданрак кына Премьер-министр Дмитрий Медведевның алкогольне 21 яшькә җиткәннәргә генә сату идеясен хуплаганлыгын искәртеп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта ул балигъ булмаганнарга хәмер сатучыларга карата катгый чаралар күрүне тагы да мөһимрәк әйбергә санавын белдерде.
 
“РГ” белешмәсе. Экспертлар мәгълүматларына караганда, Россиядә 15 яшьтән зуррак үсмерләрнең 99 проценты хәмер тәмен белә. Россиядә көн саен 13 яшьтән узган егетләрнең 33 проценты һәм кызларның 20 проценты спиртлы эчемлекләр куллана,  укучыларның нибары 4 проценты гына хәмер тәмен белми. Соңгы елларда Россиядә елына җан башына чиста этанол куллану күләме 9,9 литрдан (90 нчы еллар күрсәткече) 16 литрга диярлек җиткән. Илебез алкоголь куллану буенча дөньяда дүртенче урында тора. Шул ук вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы елына бер кешегә туры килә торган 8 литрны, критик күләм, дип саный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International