Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Зәй шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне лицензиясез, алкогольле продукция әйләнешенең легальлеген раслаучы товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча алкоголь продукциясен сату фактын ачыклады. Легаль булмаган алкогольнең бөтен партиясен - барлыгы 278 литр күләмендә шәраб, сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз әйләнештән алганнар. РФ КоАП нигезендә чаралар күрү өчен эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.
Хәзерге вакытта бу факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Хокук бозуга юл куйган шәхси эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылачак.