2021 нче елның 28 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы кураторы Татьяна Хәбибуллина, территориаль орган начальнигы Рифат Сөнгатуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында 2020 ел нәтиҗәләре буенча районда алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базар торышын бәяләү күрсәткечләре каралды һәм анализланды, алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге эш турында докладлар тыңланды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2021 елга бурычлар билгеләнде, шулай ук аларны үтәү өчен кирәкле чаралар исемлеге билгеләнде.