Оешма ветераннарын аларның тормышларындагы мөһим даталар белән котлау күркәм традициягә әверелде. Бүген, 1 февральдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Нуриәхмәт кызы Зариповага 60 яшь тулды. Бу көнне аны шушы истәлекле дата белән Түбән Кама территориаль органының бөтен коллективы котлый:
«Хөрмәтле Фәния Нуриәхмәтовна! Тормышыгызда истәлекле вакыйга – 60 яшь тулу уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер телибез!»