Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2020 ел ахырында, гадәттәгечә, «Массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен иң яхшы яктыртучы» республика конкурсына йомгак ясады. «Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар белемен арттыру буенча иң яхшы ММЧ редакциясе» номинациясендә Түбән Кама шәһәрендәне «Ваша газета» редакциясе ҖЧҖ җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова «Ваша газета»ның баш мөхәрриренә җиңүче Дипломын тапшырды.
Производствода яхшы җайга салынган процесс - типографиянең горурлыгы. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Гүзәл» типографиясендә булдылар, анда газеталар, шул исәптән «Ваша газета» басыла, китаплар, листовкалар, квитанцияләр, баннерлар, календарьлар чыгарыла. Газетаның баш мөхәррире Татьяна Александровна басма цехны күрсәтте, анда безне газеталар бастыру өчен кирәк булган цилиндрик төрелмәләрнең шактый булуы шаккатырды. Тагын шунысы кызы – иллюстрацияләр бастырганда җитештерүдә бары тик дүрт төп төс кулланыла икән.
Кызыклы экскурсия ярдәмендә белгечләргә Россиядә басма эшнең барлыкка килү тарихы турында белемнәрен тулыландыру, газета һәм продукция җитештерүнең тулы технологик циклын күзәтү мөмкинлеге бирелде.