Казан шәһәре Думасы депутатлары халык алдында хисап тота

2021 елның 5 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәре Думасы депутатлары һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләренең Киров һәм Мәскәү районнары халкы алдында ясаган хисапларында катнаша.

Халык белән чираттагы очрашу 2021 елның 3 февралендә «Московский» мәдәният үзәгендә узды. Халык сорауларына Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәре Думасы депутаты Олег Калимов җавап бирде.

2020 елда Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә 67 йортта 454 млн. сумга капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итте Сергей Миронов узган елгы эш турында хисап барышында. Ремонт эшләрен башкарганда һәр конкрет йорт өчен заманча технологик һәм индивидуаль чишелешләр кулланылган, дип билгеләп үтте ул. Мисал итеп, район башлыгы Мәскәү районының легендар «сталинка»сы – Декабристлар ур., 183 адресы буенча урнашкан йорт фасадын һәм түбәсен капиталь ремонтлау турында сөйләде.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында үз нотыгында Казан шәһәре Думасы депутаты Олег Калимов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Президент программасы буенча Мәскәү районы территориясендә 12 меңнән артык кеше өчен 37 ишегалды төзекләндерелгән. Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота, аңа юлларга асфальт салу, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру керә, дип өстәде спикер. Ул шулай ук әлеге программа ярдәмендә кирәкле урыннарда яңа тротуарлар төзүгә һәм йорт яны территорияләрен яктырту баганалары урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килүгә игътибар итте. Шулай итеп, бу чорда 34 ишегалдында 242 ут баганасы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International