2021 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең законда билгеләнгән сәгатьләрендә сыра сату факты ачыкланды. Күрсәтелгән административ хокук бозган өчен РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылык каралган. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу вазыйфаи затларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән егерме меңнән кырык мең сумга кадәр, юридик затларга - алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.